Татарстан хуҗалыкларында гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча мелиоратив эшләр башкарыла

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында  гидротехник корылмаларны   ремонтлау  эшләре дәвам итә.  Шулай итеп, «Татмелиорация» системасы һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУнең Буа филиалы мелиораторлары көче белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Дуван   авылы янындагы гидротехник корылманы капиталь ремонтлау буенча Президент программасы нигезендә  төзү-монтаж эшләре бара. Әлеге корылма Хәйруллин А.А. крестьян-фермер хуҗалыгы җирләре янында  урнаштырылган, ул «Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына керә. Объектның смета бәясе 32 млн. сумнан артык, шуның  80%тан артыгы үтәлгән инде.

 Яңадан торгызыла торган буа «Дуван бакчалары» авыл  хуҗалыгы җитештерү кооперативының сугару системасы өчен су чыганагы булып тора, ул тамчылап су сибү ысулы  белән 215 гектардан артык мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерә. Кооператив соңгы елларда планлы рәвештә сугарулы  җирләрне төзү һәм торгызу белән шөгыльләнә. 2017-2018 елларда хуҗалык 181 га мәйданда интенсив алмагач бакчасына нигез сала, шулай ук җир җиләге, кура җиләге, карлыган үстерелә. Бакчага су сибү өчен хуҗалык   тамчылы су сибү системасы сатып алган  һәм монтажлаган. Сугару системаларын техник яктан яңадан җиһазлауның республика программасы буенча хуҗалык су сиптерү техникасы һәм насос җайланмасы сатып алуга чыгымнарның 70 %ын компенсацияләүгә субсидияләр алды. 2021 елда хуҗалык 20,5 тонна кура җиләге һәм җир  җиләге җыеп алды, ә 2022 елдан алма бакчасыннан беренче уңыш җыю планлаштырыла.

 "Татмелиоводхоз" идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин сүзләренә караганда, ремонт эшләрен язгы ташкынга кадәр төгәлләү планлаштырыла, бу исә бакчага  сиптерү өчен су җыеп калырга  мөмкинлек бирәчәк, ә ләмнән арындыру  эшләре хуҗалыкка җиләк-җимеш культураларына су сиптерү  өчен сугарулы участокларның су белән тәэмин ителешен арттырырга һәм сугарулы мәйданнарны тагын 200 гектарга киңәйтергә  мөмкинлек бирәчәк.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International