Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Сарман районына эш сәфәре «Агромастер «ПК» ҖЧҖенең Сарман участогында булудан башланды. Аннары ул "Сарман-ит" ҖЧҖенең җитештерү цехы белән танышты, район фермерлары белән очрашты. Аннары Сарман район Советының 2021 елга йомгаклар ясауга багышланган утырышында булды.
"Район терлекчелектә үз позицияләрен начарайтты. Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәчә, эре мөгезле терлекләр саны 1483 башка кимегән һәм хәзер 9523 баш (87%) тәшкил итә, шул исәптән сыерлар - 3243 баш (87%), 483 башка кимегән. Сөт җитештерү күләме 3,8 мең тоннага кимегән - 18,1 мең тонна продукция җитештерелгән", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 44,8 тонна чамасы сөт савыла, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 тоннага кимрәк. Хәзерге вакытта бер сыердан уртача 14,8 кг сөт савыла (Татарстан Республикасы буенча – 17,7 кг), Сарман районы республика районнары арасында 23 урында тора.
Марат Җәббаров сыерларның баш санын арттыру кирәклеген ассызыклады. Район уртача республика дәрәҗәсеннән 2 тапкырга калыша. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимү дә борчу тудыра
"Кече хуҗалыкларны үстерүгә игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары бу мәсьәләдә җаваплылыкны һәм активлыкны арттырырга тиеш. Башка районнар белән чагыштырганда, авыл эшкуарлыгын уңышлы үстерү өчен сездә мөмкинлекләр бик күп», - диде министр.