Министрлык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасыннан сайлап алу конкурсын игълан итә

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Министрлык  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары арасыннан  сайлап  алу  конкурсын  игълан итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен   сайлап алу конкурсы   өчен гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.

Документлар 2022 елның 17 февраленнән 18 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча  кабул  ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет, эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән   16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр)

Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 88 (88 41).

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International