ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы таралуны  булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

Бу атнада комиссия төзелеп беткән «Татарстан Республикасы  Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылы янында 500 гектар мәйданда сугарулы җир кишәрлеге  өчен ГТС  һәм насос станцияләрен капиталь ремонтлау» объектын  кабул итте. Капиталь ремонт «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия тәмнәре» төбәк брендларының илкүләм  конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, шулай ук «Халык сайлавы» номинациясендә катнашучы Татарстан брендлары вәкилләре катнашты.

«Фермер мәктәбе»ндә  бушлай уку өчен 40 яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе  сайлап алынды.   Программа Россельхозбанк белән берлектә гамәлгә ашырыла. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында уза.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Аммоний» АҖ һәм КДАУның уртак проекты буенча капиталь ремонтланган һәм яңа  җайланмалар  белән җиһазландырылган  заманча агрохимия һәм җир  эшләре лабораторияләрен ачу тантанасында катнашты. Шулай ук чарада агробизнес вәкилләре, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Красный Восток», «АкБарс Холдинг», «Агрокөч», «Аммоний» АҖ, «Аммоний-Агротехнологияләр» ҖЧҖ кебек компанияләр вәкилләре катнашты.

20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Россия тәмнәре» Төбәк азык-төлек брендларының икенче илкүләм конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе  уза. Быел Россиянең 84 төбәге үзләренең уникаль азык-төлек брендларын тәкъдим итә.


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында кош гриппын профилактикалауга багышланган киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, ветеринария хезмәткәрләре һәм зоотехниклар катнашты.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков һәм Казахстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Ильяс Турсунбаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Илдус Габдрахманов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, «Хәләл» проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «РАЦИН» АҖ башкарма директоры Радим Нурхәмәтов һәм башкалар катнашты. Төркия ягыннан  «Джаран Кимья» генераль директоры Бирол Джаран, «Джаран Кимья» җитештерү директоры Милена Кардамова, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиленең баш киңәшчесе Хакан Джошкун һәм башкалар катнашты.  Җыелыш кысаларында яклар хезмәттәшлекне үстерү планнары буенча фикер алыштылар.

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) узачак, ул әле 2020 елда ук узарга тиеш иде, ләкин пандемия аркасында өч тапкыр кичектерелде. Исәпкә алу беренче тапкыр цифрлы уза (җаваплар шунда ук электрон рәвештә кертелә) һәм катнаш форматта - респондент сайлавы буенча офлайн яки онлайн. Илнең үтеп  керү кыен булган  районнарында     яшәүчеләрне исәпкә алу 1 апрельдән үк башланды, ә төп этап көзен тәмамланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International