2021 елның 9 аенда Россельхозбанкның Татарстан филиалы агросәнәгать комплексына 14,3 млрд. сум кредит биргән. Әлеге акчалардан 13,5 млрд. сум ташламалы ставка буенча алынган. Ташламалы кредит бирү күләме 1,6 млрд. сумга арткан, ә аны бирү өлеше 13 процент пунктка арткан. Гомумән алганда, ил буенча 2021 елның 9 аенда Россельхозбанк агросәнәгать комплексына 1,2 трлн. сум кредит акчалары биргән, бу әлеге чор өчен рекордлы күләм.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты һәм «Альпина Паблишер» федераль нәшрияты балалар өчен «Обними меня» исемле китап чыгарды. Китапның тиражы - 3500 данә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» Бөтенроссия конкурсы дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хәзерге вакытта конкурста катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән 100дән артык гариза кабул ителгән. Гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Әлеге чорда Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, хосусый авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар авыл тематикасы буенча үз проектларын тәкъдим итә алалар.
Бакчада җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын кисәр вакыт җитте. Кайбер үсемлекләрне кышкы сынауларга дөрес әзерләргә кирәк, икенчеләре вегетация чорында стихиядән зыян күрергә өлгергән һәм аларга ашыгыч рәвештә белгеч катнашуы таләп ителә. Көзен агачларны ничек дөрес итеп кисәргә кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.
2021 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы башкаласы базарларында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Төп ярминкә мәйданчыгында – Казан агросәнәгать паркында Татарстан мелиораторлары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы белән берлектә тагын бер ярминкә оештырдылар. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды, китерелгән товарларның ассортименты һәм бәяләре белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Аның белән бергә «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин йөрделәр.
Бүген Кукмара муниципаль районының Яныль авылында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән 13 нче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
«Август-Агро» идарәчел компаниясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә «Ел агроинвесторы - 2021» илкүләм премиясенең «Ел ачылышы» номинациясендә беренче урынны яулады.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов КДАУда «Фермер мәктәбе»н ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсы игълан ителгән иде. Ярыш комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен үткәрелә.
2022 елның 6-8 июлендә Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга – «АГРОВОЛГА-2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. «АГРОВОЛГА» бер мәйданчыкта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендәге киң күләмле экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук якындагы 48 гектар мәйданда тәҗрибә-демонстрация кырларын берләштерәчәк. Күргәзмәдә 400дән артык оешма катнашыр дип көтелә, ә бирегә бөтен Россиядән 15 меңнән артык агросәнәгать тармагы белгечләре һәм җитәкчеләре киләчәк.