Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында логистиканы яхшырту мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу узды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Модуль» ҖЧҖ предприятиесе вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.  Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, эшче төркем җитәкчесе, «Модуль» ҖЧҖенең коммерция директоры һәм хуҗасы Владимир Гай, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

 «Модуль» ҖЧҖ - Россиянең иң эре транспорт-экспедитор компаниясе, ул 30 ел дәвамында бөтен дөнья буйлап йөк ташу һәм йөртү буенча уңышлы хезмәт күрсәтә. Компания йөк ташу һәм туплау буенча тулы хезмәтләр  спектрын тәкъдим итә.

Очрашу барышында кунакларга инвестицион проект  тәкъдим иттеләр, аның  кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә Свияжскида терминал-логистика комплексын оештыру тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы өчен түбәндәге өстенлекләр карала:

 - Мәскәүне һәм башка арадаш пунктларны читләтеп,  төбәккә турыдан-туры тизләтелгән рәвештә чит ил йөкләре белән  контейнерлар җибәрү мөмкинлеге;

- ташу буенча транспорт чыгымнарын киметү.

Марат Җәббаров безнең төбәкнең  хезмәттәшлек итү һәм аграр тармакта логистиканы үстерү  белән кызыксынуын  белдерде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International