Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2022 елның 8 марты, сишәмбе

         Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  чын  күңелдән   котлыйм!

         8 март - язның  беренче  бәйрәме һәм ул  күңелләргә сафлык, шатлык-куанычлар өсти, киләчәккә яңа өметләр алып  килә. Бу язгы көндә, дөньяның гүзәл затларын хөрмәтләп,  аларга иң матур  сүзләрне әйтәсе  килә.  Сез – хатын-кызлар – тормышның бизәге, сез матурлык һәм игелек таратучылар, сезнең күңелегезгә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Сез безне хезмәт җиңүләренә рухландырасыз, безгә көч бирәсез.  Рәхмәт сезгә барысы  өчен дә, сөйкемле ханымнар!  

     Шул ук  вакытта  сез эштә дә актив, хезмәттә дә үзегезнең һөнәри осталыгыгызны, сәләтегезне  күрсәтергә өлгерәсез. Бүген сез республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышында да актив катнашасыз. Республиканың киләчәге күп очракта сезнең һөнәри осталыгыгызга, бар  нәрсәгә  кайгыртучан һәм сакчыл  мөнәсәбәттә булуыгызга, тырышлыгыгызга  бәйле!

     Шушы искиткеч матур яз бәйрәме күңелләрегезгә нур өстәсен, тормышыгыз тагын  да яктырак, матуррак, кәефегез күтәренке булсын! Сезгә һәрберегезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык-куанычлар телим,  гаиләгездә тынычлык-иминлек, эшләрегездә уңышлар  юлдаш  булсын!   Бәйрәмегез котлы булсын! 

Татарстан  Республикасы 

Премьер  министры  урынбасары –

Татарстан Республикасы 

авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры                          М.А. Җәббаров

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International