Кыш чыкканнан соң бөртекле уҗым культураларын кайчан һәм ничек тукландырырга

2022 елның 5 марты, шимбә

Татарстанның  Россия авыл  хуҗалыгы  үзәгендә  2022 елның 3 мартына республикада    бөртекле уҗым культураларының торышы турында хисап әзерләделәр. «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре бер атна эчендә 3,6 мең га мәйданда кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып  тикшерделәр. 

Учреждение мәгълүматларына караганда, көзге культуралар чәчүлекләрендә кар катламы бер атна эчендә кимегән һәм 20 см-дан 70 см-га  кадәр тәшкил итә,  күпчелек районнарда ул нормадан артып китә (норма - 25-40 см). Хәзерге вакытта чәчүлекләр тыныч хәлдә, көзге культураларда шикәр күләме  норма чикләрендә, әмма үсемлекләрдә уяну процесслары көчәюгә бәйле   аның кимүе күзәтелә. Көзге культураларның торышы яхшы һәм  канәгатьләнерлек,  дип бәяләнә.

 Яз көне, үсемлекләр кыш чыкканнан  соң,  көзге  бөртекле  культуралар чәчүлекләрен тукландыру  буенча  чаралар  күрү   мөһим, дип саныйлар  учреждениедә.

“Чәчүлекләрнең торышын  ахыргы бәяләү  вегетация башлангач  10-12 көннән соң үткәрергә кирәк булачак, ул вакытта үсеш билгеләре яхшы күренәчәк: яшь ак тамырлар, ачык яшел яшь яфраклар чыга  башлый  ул чакта”, – дип саный Любовь Занина.

Язын көзге культураларны тукландыру өчен  максималь һава температурасы +6 °С дан артып киткәндә һәм уртача  температура +1 °С булганда иң кулай  вакыт санала.  Туфрак өлгереп җитүгә карап, корыган яфракларны җыеп алу  һәм туфрак каплату  өчен  чәчүлекләрне тырмаларга  кирәк. Әмма кыштан  соң сирәкләнеп ачылган  урыннарны  тырмаларга  киңәш ителми.  Мондый  урыннарда  боздан  ачылган туфракта үсемлекләрне  азотлы ашлама белән  тукландырырырга   кирәк.  Тычкансыман кимерүчеләргә каршы көрәшү өчен    агуланган алдагычлар  яки башка родентицидлар  кулланырга тәкъдим  ителә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International