Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм сәүдә челтәрләре аерым товарларга өстәмә бәяләрне ихтыярый чикләүләр параметрларын килештерделәр

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бу хакта бүген АПКдагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышында Россия авыл  хуҗалыгы министры  Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Тиешле мәгълүмат сәүдә челтәрләренә җибәрелде. Ведомство, якын арада бу бәяләр дәрәҗәсенә уңай йогынты ясар, дип исәп  тота.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тармакның барлык предприятиеләре штат режимында эшли, ә азык-төлек базарындагы вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Продукция ваклап сату объектларына вакытында китерелә. Шул ук вакытта Дмитрий Патрушев субъектларның АПК идарәсе органнарын, эшкәртү комплексы предприятиеләренә аерым игътибар биреп, вәзгыятьне даими күзәтеп торырга өндәде.

 Икмәк һәм сөт җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел икмәккә - 2,5 млрд. сум һәм сөткә 10 млрд. сумнан да ким булмаган өстәмә субсидияләр караган. Март ахырына кадәр үк төбәкләргә  икмәк пешерү өчен, ә җәй көне терлекчеләргә азык сатып алу өчен федераль акчалар керәчәк.

 Хәзерге вакытта төп бурыч - чәчү эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп уздыру. «Хәзер АПК өчен мөһим этап – язгы кыр эшләре башлана. Асылда, бу - Россиянең азык-төлек иминлегенең нигезе. План буенча гомуми чәчү мәйданы 81 млн гектардан артыграк булачак, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән күбрәк», - дип ассызыклады Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Агымдагы елда чәчү кампаниясе уртача күпьеллык сроклардан иртәрәк башланды: хәзерге вакытта 90 мең гектардан артык мәйдан чәчелгән, Шулай ук уҗымнарны тукландыру эшләре бара. Дмитрий Патрушев АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләрен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен орлык, техника, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар белән тулы күләмдә тәэмин итүне шәхси контрольдә тотарга чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International