Министрлыкта Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКда инвестицион проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты. Иран делегациясе ягыннан Иран Ислам Республикасы оборона министры урынбасары - «ЭТКА» оешмасы башкарма директоры Мортаза Алеми, Илчелекнең икътисад буенча киңәшчесе Бахрам Хәйдари һәм башкалар катнашты.
Кунаклар үзләре алып бара торган эшчәнлек төрләре турында сөйләделәр. Болар - авыл хуҗалыгы, текстиль юнәлеше, бөртеклеләр, май продукциясе импортлау, җиләк-җимеш һәм яшелчә экспортлау.
Хезмәттәшлекне үстерүнең актуаль һәм перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Татарстанны ветеринария өлкәсендә Иранның дару чараларын куллану мөмкинлеге кызыксындыра.