2021 елга йомгаклар һәм 2022 елга планнар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында инвесткомпанияләрне тыңладылар

2022 елның 4 марты, җомга

3 февральдән 4 мартка кадәр Министрлыкта эре инвесторлар катнашында видеоконференцияләр форматында киңәшмәләр үткәрелде, аларда игенчелек өлкәсендә 2021 елга йомгаклар ясалды һәм 2022 елга бурычлар куелды. 

Бүген «Агро-Основа» ҖЧҖ һәм «Хузангай» ҖЧҖ вәкилләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә йомгаклау киңәшмәләре узды, аларда министр урынбасары Илдус Габдрахманов, шулай  ук үз эшчәнлекләрен алып баручы  предприятиеләрнең: «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Әлмәт»  САС» ФДБУ, «ТАТМЕЛИОВОДХОЗ»  идарәсе» ФДБУ, авыл хуҗалыгы идарәләренең вәкилләре катнашты. 

Шулай ук түбәндәге инвесторлар буенча да планлы эш башкарылды: «АгроИнвест» ИК ҖЧҖ, «Красный Восток Агро» ГК, «Чаллы икмәге» ҖЧҖ, «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ, «Орсис-Агро» ҖЧҖ, «КМЭЗ» АҖ, «Чистополье» холдинг компаниясе» АҖ, «Август-Агро»  ИК ҖЧҖ, «Агросила» АҖ, «Продовольственная программа» АПК ҖЧҖ, «Бөреле» ЯАҖ, «СОВАТЕХ»  ҖЧҖ, «Чистай-Агро» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ,  «Ак Барс» холдинг компаниясе»   АҖ. 

 Әлеге очрашулар барышында игенчелек тармагын үстерүнең технологик яклары җентекләп каралды. Инвестицион компанияләр адресына кайбер теләкләр дә әйтелде: туфракның уңдырышлылыгын күтәрүгә һәм агроландшафт игенчелегенә күчүгә игътибар итәргә, карантин объектларга  кайтарыла  торган орлыкларны тикшерүне көчәйтергә, стационар эретмә комплекслары булдырырга, чәчү мәйданнарының структурасын оптимальләштерергә, авыл хуҗалыгы культураларын тукландыруны оптимальләштерергә, орлыкларның сорты һәм сортларны алыштыру, әче туфракны известьлау, азык клинының продуктивлыгын арттыру, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтү мәсьәләләрен яңадан карарга, шулай ук агроиминләштерү мәсьәләләре буенча күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International