Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты (“ЗМК”) 2021 елгы эшенә йомгаклар ясады. Яшел Үзәндә, Чистай һәм Буада предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме бер ел эчендә 235,5 мең тонна булган, бу 2020 ел күрсәткечләреннән 1,8%ка артыграк. Көн саен уртача 645,2 тонна сөт эшкәртелгән.
2021 елда комбинат 163 мең тонна сөт продуктлары җитештергән, үсеш 2020 ел белән чагыштырганда 0,9% тәшкил итә. Аерым алганда, “ЗМК” АҖ «Очень важная корова» бренды белән 37,3 мең тонна продукт чыгарган, «Васькино счастье» бренды белән - 44,9 мең тонна продукция һәм «Обнимама» бренды белән 8,9 мең тонна продукция җитештергән. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 13,6 мең тонна продукт җитештергән, бу 2020 елга караганда 30,6%ка күбрәк.
2021 елда комбинат үз продукциясен башка төбәкләргә чыгаруын дәвам итте - Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты продукциясе Мордовия һәм Оренбург өлкәсенә сәүдә челтәрләренә җибәрелде. Сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек кысаларында Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты продукциясе Марий Эл һәм Башкортстанда, шулай ук Самарада, Тольяттида, Ульяновскида һәм Чебоксарда сатыла башлады. Татарстан территориясендә ЗМК продукциясе 4500дән артык сәүдә ноктасына чыгарыла.