Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Фермерлар ассоциациясенең XXII съезды узды

2022 елның 4 марты, җомга

Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXII съезды узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, «Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, фермерлар катнашты.

 Фермер хуҗалыклары хәзерге вакытта республиканың агросәнәгать комплексының иң динамик секторын тәшкил итә,  авыл хуҗалыгы продукциясенең иң мөһим төрләрен, шул исәптән ашлык, сөт, ит, яшелчәләр җитештерүдә үз өлешен елдан-ел арттыра, авыл җирендә яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә. Узган елда кече хуҗалыклар тулаем 122 млрд. сумлык продукция җитештерделәр, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары - 24 млрд. сумлык.

Көн тәртибендә Камияр Байтемировның 2021 елда башкарылган эшләр һәм  2022 елга билгеләнгән бурычлар турында хисабы иде.

 “Бүген КФХ, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары алдында җитештерелгән продукция күләмен арттыру гына түгел, ә үз эшчәнлегеннән күбрәк табыш алуга  ирешү бурычы тора. Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән безнең республика фермерлары моны эшли ала. Татарстан Республикасында 20дән артык дәүләт программасы уңышлы гамәлгә ашырыла, шул исәптән кече һәм урта эшкуаплыкка ярдәм итү программасы, крестьян хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программасы. 2021 елда кече хуҗалыкларга  1 млрд 252 миллион сум дәүләт ярдәме бирелгән.  2022 елга бу сумма 1 млрд.337 млн. 500 мең сум каралган”, - дип хәбәр итте Камияр Байтемиров.

 Республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән тигез шартларда техник һәм технологик модернизацияләү статьясы  субсидияләреннән файдаланалар.

“Кече хуҗалыклар  безнең өчен зур "көч", ул үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үз эченә алган зур юнәлеш. Фермерлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә  авыл территорияләре саклана. Без авыл территорияләрен төзекләндерү буенча бик күп программаларны  гамәлгә ашырабыз - ремонт, төзелеш эшләре алып барабыз, юллар, социаль объектлар ясыйбыз”, - диде Марат Җәббаров.

Министр шулай ук хуҗалыкларны цифрлы модернизацияләүнең мөһимлеген ассызыклап үтте. 

 “Заман белән бергә бару өчен укырга, яңа технологияләрне үзләштерергә кирәк. Укулар тизрәк  барсын өчен без  уку программалары эшлибез. Барыбыз да хәзер, авыл хуҗалыгының  кәгазь чыганаклардан китеп,  барлык документларның  электрон рәвешкә күчерелүен аңларга  тиеш”, - дип, сүзен йомгаклады Марат Җәббаров.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International