ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Икорный дом Дары Волги» җитештерү предприятиесендә һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булды.


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Ярышлар Үзәк стадионда узды. Икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин, коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәүче белгече Алмаз Галимҗанов һәм кече хуҗалыкларны үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Ләйсән Гыйззәтуллина составындагы команда өстәл теннисы буенча ярышларда уңышлы  чыгыш ясады.

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан филиалы 2021 елның 28 октябренә республикада авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында мәгълүмат әзерләде. Үткәрелгән фитомониторинг нәтиҗәләре буенча әзерләнгән хисапта билгеләп үтелгәнчә, октябрьнең икенче декадасы гадәттәге климатик нормадан 3-5 С градуска җылырак булган.

Бүген  Марат Җәббаров “Татарстан  Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” ФДБУ башлыгы Сергей Захаровка  Рәхмәт хаты  тапшырды.  Ул 36 елдан  артык  әлеге өлкәдә уңышлы эшли һәм шушы  көннәрдә   60 яшьлек юбилей бәйрәмен билгеләп  үтте. 


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре стажировка  уздылар. Биш кеше - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Апас, Лаеш, Чирмешән, Мөслим һәм Кайбыч районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләре финанс ярдәме алу өчен кирәкле документлар пакетын рәсмиләштерергә һәм экспертиза уздырырга  өйрәнделәр.

“Карьера остаханәсе” – ул һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс. Курсны тыңлаучылар җиде көн эчендә һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәкләр, үзләренең көчле якларын билгеләячәкләр һәм үзләре өчен туры килә торган һөнәрне үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән план корачаклар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2022 елда Татарстан Республикасында куллануга кертелгән селекция казанышларының дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне карау буенча төбәк комиссиясе утырышы узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узды.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре AgroCode Awards беренче бөтенроссия премиясен алу  конкурсында  катнашуга  чакырылалар. Премия аграр тармакта (AgroTech) иң нәтиҗәле һәм технологик чишелешләр тапкан    үз  компанияләребезне һәм белгечләребезне  ачыкларга  мөмкинлек бирәчәк. Моны авыл хуҗалыгын цифрлаштыруга ярдәм итү кысаларында Россельхозбанк оештыра.


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә 2022 елгы чәчү кампаниясен минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча республика муниципаль районнары белән Zoom форматындагы киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы апвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Росаккредитация җитәкчесе урынбасары Дмитрий Гоголев белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International