Бүген Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.
2021 елда кече хуҗалыкларга ярдәм буенча башкарылган эшләргә йомгаклар һәм 2022 елга бурычлар турында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары бүгенге көндә гамәлдә булган ярдәм чараларына игътибарны юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, халык бүген дә әле бизнесны оештыру буенча консультацияләргә мохтаҗ, шулай ук халыкка төпле, эзлекле һәм бушлай мәгълүмат һәм консультацияләр бирүче һәм бизнес-планнар төзүдә ярдәм итүче «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. «Әлегә кадәр эшкуарларга гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерергә кирәк!», -диде Ришат Хәбипов.
Бу теманы Фәрит Мөхәммәтшин да дәвам итте. “Без бу программалар аша авыл халкына ярдәм итәргә теләдек, һәм моның өчен без барысын да эшлибез. Сез беләсез бит, авыл халкы республиканың игътибар үзәгендә. Бу эшкә бергәләп тотынсак, авыл кешеләре турында кайгыртуның бу планкасын тагын да күтәрә алачакбыз, дип өметләнергә һәм ышаныч белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә зур уңышлар телим!”, - дип, нәтиҗә ясады Парламент Рәисе.
Исегезгә төшерәбез, зона киңәшмәләре республикада 2010 елдан бирле үткәрелә. Дәүләт Советы депутатлары, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, фермерлар белән очрашалар һәм килеп чыга торган проблемалар турында фикер алышалар, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.