АГРОКӨЧНЕҢ функциональ продуктлар юнәлешен 2021 елда нутрициологлар һәм диетологлар белән берлектә эшләнгән «Я ем с умом» бренды астында үстерә башлады. Әлеге бренд астында чыгарыла торган барлык продуктлар да натураль составтан тора: аларда зарарлы компонентлар юк һәм сәламәтлеккә уңай тәэсир итә.
Чиста азык-төлек линейкасында беренче булып түбән лактозалы сөт җитештерелде, соңрак бифидобактерияләр белән баетылган термостатлы йогырт һәм биокефир чыгарылды. Бүген «Я ем с умом» бренды продукциясен сатып алучыларда түбән лактозалы сөткә һәм йогыртка ихтыяҗ аеруча зур.
Хәзер «Я ем с умом» бренды астында шулай ук пешереп әзерләнгән казылык, кош итеннән сөтле сосиска, яшелчә белән кош итеннән казылыклар, су-вид пешерү технологиясе буенча әзерләнгән бройлер чебиләренең ак итеннән филе җитештерелә. Бу технология итнең файдалы үзлекләрен, витаминнарын һәм сусыллыгын саклап калырга мөмкинлек бирә.
Агымдагы елда АГРОКӨЧ брендның сөт продуктлары линейкасын киңәйтүне, аны натураль эремчек һәм каймак белән тулыландыруны планлаштыра. Су-вид пешерү технологиясе буенча котлетлар да әзерләнәчәк.