Мөслим районында авылда эшлекле активлыкны арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинары узды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш зонасына керүче 14 районның авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.

Бу шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча быел май аенда үткәрү планлаштырылган өченче шундый семинар булды инде, беренче икесе Буа һәм Кукмара районнарында узды. Якын арада фермерлар белән очрашу Чирмешән районында узачак. Гомумән алганда, республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре традициягә әйләнде һәм 2010 елдан бирле үткәрелә. Мөслим муниципаль районына килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Альберт Хуҗин, Дәүләт Советы депутатлары белән бергә район Мәдәният йорты фойесында оештырылган Мөслим районы предприятиеләре һәм оешмаларының, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Мөслим районының "визит карточкасы" – кошчылык фермалары. Узган ел районда 30 кошчылык мәйданчыгы эшләсә, быел алар 35кә җиткән. Соңгы елларда бу тармакка инвестицияләр күләме якынча 1 млрд. сум тәшкил итә. Альберт Хуҗин билгеләп үткәнчә, район фермерлары җитештерүдә яңа технологияләрне киң кулланалар. Мөслим районы кош ите җитештерү буенча республикада - алтынчы, ә фермер хуҗалыклары арасында беренче урында тора.

Бүгенге вәзгыятьтә кошчылык өчен инкубация йомыркасы буенча импортны алыштыру мәсьәләләре һичшиксез беренче планга чыга. Мәсәлән, Мөслимнең казлар үрчетү белән шөгыльләнүче «Агролидер» кооперативы ана казларны саклап калырга тырыша, үзенең инкубация йомыркаларын чыгара. Кооператив ел саен 120 меңнән артык каз чыгара. Гомумән алганда, районда шәхси хуҗалыклар 100дән 2000 башка кадәр каз үстерәләр.

Көнчыгыш зонадагы фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында пленар утырыш кысаларында җентекләп фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын арттыру буенча Татарстан Президенты билгеләгән бурычлар турында искәртте. «Ил өчен яңа вәзгыять шартларында азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре торган саен актуальләшә бара, - дип ассызыклады ул. - Беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итү, система төзүче оешмаларның өзлексез эшләве һәм яңа шартларга җайлашу өчен бизнеска ярдәм күрсәтү өстенлекле максат булып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин бәяләвенчә, республиканың агросәнәгать комплексы узган елны, гомумән алганда, табигать шартларына да карамастан, яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Быел 480 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Сабан культуралары 1265,5 мең гектардан артык мәйданда (69%) чәчелгән.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада шәхси хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. “Бүгенге көндә кече хуҗалыклар – болар 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ел саен кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын финанслауга 1,5 млрд сум акча каралган. Бу Татарстан Республикасының 34 районында 5 мең кв.м. торак, 84 объект төзергә, челтәрләрне, биналарны һәм корылмаларны капиталь ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Сыерларның баш санын 1840ка, мөгезле эре терлек симертүне 1626 башка, атларны 840 башка, кош-кортны 540 мең башка кадәр арттыру күздә тотыла”.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, районнарда хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар. Дәүләт Советы Рәисе шундый резервларның берсе буларак файдаланылмый торучы авыл хуҗалыгы объектларын һәм "хуҗасыз" җирләрне атады. “Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсе тарафыннан 4,6 млн. гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг үткәрелгән, - диде парламент башлыгы. - Заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә 113 мең гектар ташландык чәчүлек җирләре барлыгы ачыкланды. Бу яктан көнчыгыш зона районнары да тәнкыйтькә эләгә. Бу мәсьәләне хәл итүгә игътибарны көчәйтергә һәм ташландык җирләрне файдалануга кертергә кирәк”.

Киңәшмәдә тулаем республика буенча авыл хуҗалыгы тармагының торышы һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру бурычлары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Көнчыгыш зона районнарының 2021 елдагы эшенә анализ ясап, ул авыл җирлекләре башлыкларын дәүләт ярдәме чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен барлык көчләрне җәлеп итәргә, ә фермерларны бирелгән мөмкинлекләрдән активрак файдаланырга өндәде.

Киңәшмә еллык республика конкурсының «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» дигән номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International