Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре өчен субсидияләргә гаризалар сайлап алу игълан ителде

2022 елның 27 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән аларның территориясендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап алуны игълан итә.

Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр агымдагы елда аларның территориясендә эчке инженерлык инфраструктурасының түбәндәге объектларынннан берсен ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга  бирелә: электр линияләрен, шул исәптән электр энергиясен автоматлаштырылган тикшерү һәм исәпкә алу системаларын;  комплектлы  трансформатор подстанцияләрен; су белән тәэмин итү системаларын; юлларны.

Субсидияләр бирү нәтиҗәләре  түбәндәгеләрдә  күренәчәк: ремонтланган электр челтәрләренең озынлыгы, ремонтланган комплектлы трансформатор подстанцияләренең саны, ремонтланган су бирү системаларының озынлыгы һәм ремонтланган юлларның озынлыгы, ремонтланган юлларның мәйданы.

Документлар 30 майдан 28 июньгә кадәр кабул  ителә. Сайлап алу 29 июньдә башлана һәм 12 июльдә тәмамлана.

Гаризалар сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары түбәндәге сайтта  урнаштырылган: agro.tatarstan.ru/predostavlenie-subsidii-sadovodcheskim-i.htm

Өстәмә мәгълүматны 221-76-32 телефоны аша алырга  мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International