Терлекчелек фермалары өчен заманча җайланмалар һәм техника, нәсел материалы, терлек азыгы һәм азык өстәмәләре, ветеринария препаратлары һәм гигиена чаралары – болар барысы да АГРОВОЛГТАда (6-8 июльдә) булачак.
Терлекчелек темасы АГРОВОЛГАның беренче күргәзмәсеннән үк чараның төп темаларыннан берсе булды. Бу сөт юнәлешендәге эре мөгезле нәселле терлекләрнең беренче масштаблы конкурсын уздыру һәм моның өчен махсус ферма һәм шунда күргәзмә кырларында ук конкурс манежын төзү белән дә раслана. Әлеге конкурсның иганәчесе World Wide Sires Russia компаниясе булды, ул Россиядә төрле токымлы World Wide Sires үгезләре орлыкларын җитештерү буенча дөнья лидерын тәкъдим итә. Компания илебез терлекчелеген үстерүгә актив ярдәм итә, сөт җитештерүчеләргә югары сыйфатлы генетик материал, шулай ук аудит буенча, сөт предприятиеләрендә консультация бирү һәм ярдәм күрсәтү буенча хезмәтләрнең тулы спектрын тәкъдим итә. WWS Russia үзәкләрендә уку белгечләргә сөт терлекчелеге буенча иң алдынгы белемнәрне эксперт-практиклардан алырга мөмкинлек бирә.
Быел күргәзмәне оештыручылар тагын да алгарак киттеләр һәм «Тимофеев+» белән бергә «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринар-ортопеды» дигән тагын бер һөнәри осталык конкурсын планлаштырдылар.
70тән артык компания күргәзмәдә терлекчелек фермалары өчен заманча җайланмалар һәм техника, нәсел материалы, терлек азыгы һәм азык өстәмәләре, ветеринария препаратлары, гигиена чаралары һ.б.ларны тәкъдим итәчәк. Күп компанияләр АГРОВОЛГАда беренче тапкыр катнаша. Алар турында тулырак сөйлибез.
Катнаш азык, азык өстәмәләре, витаминлы-минераль комплекслар җитештерүче һәм шулар белән тәэмин итүче КОРМОМАРКЕТ компаниясе күргәзмәдә беренче тапкыр катнашачак. Аның үзебездә җитештерелгән продукциясе дә, чит илнекеләр дә бар. КОРМОМАРКЕТ күргәзмәдә үзенең яңа продуктын - PROENERGY тәкъдим итәчәк, ул хайваннарга көч өсти торган комплекслы энергетик витаминлы-минераль азык өстәмәсе.
Элиталы Канада үгезләренең сөт һәм ит токымы орлыкларын - Симекс-Рашадан – «The Semex Alliance» Канада компаниясенең Россиядәге рәсми вәкиленнән – эре мөгезле терлекләр генетикасы өлкәсендә дөнья лидерыннан алырга мөмкин булачак.
Орлыгын гына түгел, ә тере сыерларын яки үгезләрен дә шунда ук күргәзмәдә турыдан-туры Нидерландтан кайтару өчен заказ бирергә мөмкин булачак. VAEX Varkens-en Veehandel B.V. компаниясе югары генетик кыйммәтле нәселле хайваннарны экспортлау белән шөгыльләнә.
2022 елда АГРОВОЛГА күргәзмәсе Белоруссиянең күп компанияләрендә кызыксыну уятты. Күргәзмәдә Белоруссиянең Промвентсервис (дөньякүләм брендлар җитештерүче һәм дистрибьютер) һәм Белэкотехника (Белек бренды) компанияләре хайваннар һәм кошлар өчен ветеринария препаратларын тәкъдим итәләр.
Терлекчелек фермалары өчен җайланмаларны күргәзмәнең тагын бер яңа катнашучысы – «Инвет» ААҖ алып киләчәк. Компания стендында бозаулар өчен тоташ койма белән киртәләнгән пластик йортлар (бокслар), бозаулар өчен пластик клеткалар (бокслар), тояклар эшкәртү өчен ванналар һәм зооветеринария инструментларын күрергә мөмкин булачак.
Әлбәттә, АГРОВОЛГА кебек шундый зур күргәзмә тармакның әйдәүче компанияләреннән башка узмый.
Катнашучылар исемлегендә күп топ брендларны табарга мөмкин булачак: WWS Russia (Диалог Трейд), GEA (Вестфалия Сердж Казань), Lely (АГРОРОБОТ), DeLaval (ТатЛаваль), Nita–Farm (Лира Фарм), Stgenetics (Коджент Рус), ЯРВЕТ, ТехноАрск һәм башкалар. Экспонентларның тулы исемлеген әлеге сылтама буенча карарга мөмкин.
Киң экспозицияне эшлекле программа тулыландырачак, анда тармакның төп экспертлары иң актуаль темаларны күтәрәчәкләр. Эшлекле чаралар расписаниесен чараның сайтында сылтама буенча карарга мөмкин.
agrovolga.org сайтында теркәлгән һәркем «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга, АПКның төрле өлкәләрендәге яңа казанышлар белән танышырга, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр, агросәнәгать комплексының дөньякүләм тенденцияләре турында тулырак мәгълүмат алырга, эшлекле элемтәләр урнаштырырга һәм аларны ныгытырга мөмкин.