1 июльдән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең һәм ашлык комплексын үстерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы башка затларның «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында ихтыярый нигездә теркәлү мөмкинлеге булачак.
Әлеге системаның максаты - ашлыкның һәм ашлык эшкәртү продуктларының хәрәкәтен күзәтү. Әлеге система операторының функцияләрен «Агроаналитика үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе башкара, ул шулай ук «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан файдалану һәм аның өзлексез эшләвен тәэмин итү эшчәнлеген дә башкара.
Түбәндәге адрес буенча теркәлергә мөмкин: https://specagro.ru/instrukcii-fgis.