Наил Залаков чираттагы «Цифр дәресе»н үткәрде

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында бүген Кукмара  муниципаль районының "К.Ф.Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясе" МББУнең җәйге лагере базасында  «Цифр дәресе»  узды. Аны 7-8 сыйныф укучылары өчен Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков үткәрде.

Дәрес барышында ул укучыларны «Клиентоүзәк дәүләт» («Клиентоцентричное государство») дигән төшенчә белән таныштырды, укучыларга кулланучыларның таләпләрендә генә түгел, ә бөтен системада барлыкка килә торган  үзгәрешләрне  аңлатты. Укучылар клиентның беренче урында булуын, ә дәүләтнең дөньяга  үз кулланучысы күзлегеннән каравын аңладылар:  клиентны аңламасаң — уңышка ирешә алмыйсың һәм алар стратегиянең  клиент белән озак сроклы мөнәсәбәтләргә юнәлтелгән булырга  тиешлегенә төшенделәр.  Дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты, Наил Залаковка  сораулар күп булды, ул аларга тулы җаваплар бирде. Министр урынбасары дәреснең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, укучыларга һәм аны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучыларның  барысына  да  рәхмәт белдерде.

Очрашу Россия Почтасы, ТР/РФ дәүләт хезмәтләре һәм башка сервислардан    актив файдалануның клиентлар  өчен файдасы турында фикерләр алмашу һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен сервисны яхшырту буенча укучылар тарафыннан тәкъдимнәр кертү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International