22 июньдә бөтен Россия буенча бер минутлык тынлык узачак

2022 елның 17 июне, җомга

22 июньдә - хәтер һәм кайгы көнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә бөтен Россия буенча бер үк вакытта “Бер минут тынлык” Бөтенроссия акциясе үткәреләчәк. Нәкъ менә шул көнне – 22 июньдә – 81 ел элек 27 миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башланган. Бөтен ил буенча телевидение һәм радио, кабельле каналлар эфирларының тапшырулары туктатыла, сәүдә үзәкләрендә кассалар эшләми торачак, җәмәгать транспорты һәм шәхси автомобильләр йөрмәячәк, технологик цикл мөмкинлек бирә торган предприятиеләрдә дә эш туктатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International