Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермер көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы фермерлары бүген динамикалы үсештә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне торган саен арттыра баралар.
Фермерлык - ул эш яки хуҗалык белән шөгыльләнү генә түгел, ә сәләт, бөтен тормыш рәвеше. Бу һөнәр югары чыдамлылык һәм авыл хуҗалыгына мәхәббәт таләп итә. Шуңа күрә аны ешрак ата-аналарының ничек эшләвен: сыер савуларын, җир эшкәртүләрен, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүләрен күреп үскән кешеләр сайлый.
Бүген республикада аталары, уллары һәм оныклары мөстәкыйль фермерлар булган тулы бер фермерлар династияләре бар. Фермерларның яңа буыны - авыл бизнесына алынган белемле, бар нәрсәне җиңел үзләштерүче яшьләр алар. Шул ук вакытта алар авылның яшәү рәвешен, аның мәдәниятен һәм телен саклап калу миссиясен төгәл һәм тирән горурлык хисләре белән башкаралар, үзләренең кече ватаннарының социаль йөкләнешен намус белән үтиләр!
Барлык фермерларга чын күңелдән эшләрендә уңышлар һәм яңа казанышлар телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, фермер хәрәкәте ветераннарына һәм үз тормышларын крестьян хезмәтенә багышлаган барлык кешеләргә иминлек телим!
ТР Премьер-министры урынбасары-
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаров