Татарстанның муниципаль районнарында терлек азыгы әзерлиләр

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Зәй районы кырларында  азык культураларын  җыю яхшы темпларда  бара. Барлык агрофирмалар да люцерна чаптыруга  керештеләр. Эшкә 4 «Ягуар» азык җыю комбайны, 2 «Джон-Дир» маркалы азык җыю комбайны, 17  чапкыч җәлеп ителгән. Районда, 2022 елгы чәчүлекләрне дә исәпкә алып, 7300 гектар күпьеллык үләннәр мәйданы бар. Терлекләрне уңышлы кышлату һәм югары савым алу өчен район аграрийларына 34,5 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк, ел ярымлык запас белән исәпләгәндә - 52 мең тонна. Бүгенге көнгә 3 мең тонна сенаж әзерләнгән, сенаж өчен 1652 га чабылган. Бер үк  вакытта  печән әзерләү дә бара, 166 гектар чабылган, бүгенге көнгә 105 тонна печән әзерләнгән.

 Бу атнада Баулы муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмалары да   кышкы чорга терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Район башлыгы Ильяс Гузаиров авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән берлектә эшләрнең барышы белән танышты. "Кызыл Яр" ҖЧҖ һәм "Бәкер" КФХ җитәкчеләре белән үләннәр чаптыруның барышы һәм азык әзерләүнең фаразы турында фикер алыштылар. Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 100 гектардан артык мәйданда  үләннәр чаптырылган.

Республика буенча бүгенге көнгә 78882 тонна сенаж әзерләнгән, 349 га мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International