Татарстан “Хәләл” индустрияне үстерү өлкәсендә җайга салуны камилләштерү тәкъдимнәрен әзерләү буенча пилот төбәк итеп сайлап алынды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.  Ул Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) чараларында катнаша.

 Форум кысаларында бүген министр Аккредитация буенча федераль хезмәт җитәкчесе Назарий Скрыпник белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Ул уртак проектларда нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә, продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең “Хәләл” стандарт таләпләренә туры килүен раслау өлкәсендә таләпләрне үстерү һәм яраклаштыру буенча дәүләт программаларын һәм бурычларын гамәлгә  ашыру кысаларында кулланучылар һәм җитештерүчеләр мәнфәгатьләрен формалаштыруга һәм аларны  алга  этәрүгә, продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең “Хәләл” стандарт таләпләренә туры килүен раслау өлкәсендәге  эшчәнлекне камилләштерүгә, «Хәләл» индустриясен үстерү өлкәсендә норматив җайга салуны камилләштерү тәртибенең һәм кагыйдәләренең үтәлешенә ярдәм итүгә,   мәгълүмат алмашуга һәм эксперт буенча үзара хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Аккредитациялү буенча федераль хезмәт тарафыннан  «Хәләл» индустрияне үстерү өлкәсендә җайга салуны камилләштерү тәкъдимнәрен әзерләү буенча  пилот төбәк итеп сайлап  алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International