Министрлыкта республика территориясенә аеруча куркыныч кош-корт һәм хайваннар авыруларының үтеп керүен булдырмау буенча чаралар күрү турында фикер алыштылар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы  идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

 «Соңгы 5 елда гына да, 2017 елдан башлап, Россия Федерациясендә 980 африка дуңгызлар чумасы чыганагы теркәлгән, шул исәптән йорт дуңгызларында - 613 һәм кыргый кабаннар арасында - 367. Агымдагы елда бу инфекциянең 26 чыганагы теркәлгән инде, шул исәптән кыргый кабаннар арасында – 9 һәм  йорт дуңгызлары арасында - 17. Хәзерге вакытта 10 төбәк африка дуңгызлар чумасы буенча имин булмаган төбәкләр булып  санала, болар: Волгоград, Омск, Орел, Ростов, Ярославль, Чиләбе, Самара, Саратов өлкәләре, Ставрополь крае һәм Ханты-Манси автоном округы», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Алмаз Хисаметдинов.

2017 елдан 2021 елга кадәр кош гриппы буенча 270 чыганак теркәлгән, шул исәптән йорт кошларында - 241 һәм кыргый фаунада – 29 очрак. 2022 ел башыннан ук инде кош гриппы 9 имин булмаган пунктта ачыкланган.

Россия территориясендә эпизоотик вәзгыятьне анализлау  африка дуңгызлар чумасының һәм кош гриппының алга таба  таралу куркынычы булуын күрсәтә.  

Шуңа бәйле рәвештә, дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә биологик яклау чараларын көчәйтергә, дуңгызлар тоту кагыйдәләрен үтәргә тәкъдим  ителә, Җәзалар үтәтү буенча федераль хезмәт  идарәсенә  хуҗалыкларда  хайваннар тотуга  җаваплылыкны арттырырга, йә терлекчелекнең альтернатив төрләре белән шөгыльләнергә кушарга киңәш ителде.

Утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Эпизоотиягә каршы гамәлдәге даими комиссиясе тарафыннан Россия субъектлары хөкүмәтләренә дуңгызчылык предприятиеләре тирәсендә кыргый кабан дуңгызларыннан аерып тора  торган 30 километрлы буфер зоналарын булдыру турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына әлеге зоналарга атна саен мониторинг үткәрергә.

Терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләренә мөгезле эре һәм мөгезле вак терлекләрне тоту буенча мөрәҗәгать итеп, ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белән килештермичә,  терлекләрне санкцияләнмәгән килеш сатып алуны бетерү таләбе куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International