ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы кысаларында «Ростелеком» ГАҖ катнашында «Агрономиядә инновацияләр: Татарстанда агрометеостанцияләр челтәре булдыру” темасына матбугат конференциясе узды.

Бүген «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Ростелеком» гавами акционерлык җәмгыяте арасында элемтә инфраструктурасын үстерү, республика агросәнәгать комплексының агрометеорология программасын цифрлаштыру һәм цифрлы элемтә инфраструктурасын үстерү, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәм цифрлы сервисларның сыйфатын һәм алардан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен чишелешләр эзләү мамксатларында хезмәттәшлепк итү турында килешү имзаланды.


17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

үген Казанда Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумы ачылды. Форум һәм махсуслаштырылган күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза (2025 елның 17-19 сентябре).

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Малайзиядә «MIHAS 2025» халыкара күргәзмәсендә булды. Делегация составына шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Хәләл» халыкара сертификацияләү һәм стандартлаштыру үзәге (МЦСиС) генераль директоры киңәшчесе Камил Газизов, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре керде.

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы эшли башлады. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алмаштыру һәм импортны узу бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны берләштерүгә, Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлектә лидерлык нигезе буларак, технологик суверенитетны һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итү.


16
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре - терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев катнашты.  Шулай ук муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Россия Федерациясе Президентының рәсми сайтында «БК белешмәләре» махсус программа тәэминатының (СПО) яңа версиясе урнаштырылган (2025 елның 1 апреленнән 3.0.4), ул Astra Linux операцион системасы мохитендә эшләү өчен билгеләнгән.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Агросәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен үстерү комиссиясе инициативасы белән “Уку.онлайн” (www.Учеба.онлайн) федераль белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.


15
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Узган ялларда Вологда өлкәсендә узган «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясадылар. Татарстан Республикасы Арча районыннан Раил Шакирҗанов «Яшелчәче» номинациясендә илнең иң яхшы яшелчәчеләре өчлегенә керде. «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының «Яшелчәче» номинациясендәге федераль этабы «Хезмәт кешесе» төбәк проекты кысаларында оештырылды, ул «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.

Татарстан Республикасында 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кабат эшли башлады, алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International