Әниләр көне алдыннан Зеленодольскида авыр тормыш хәленә эләккән әниләр һәм балалар өчен хәйрия акциясе узды. «Преображение» социаль проекты һәм Зеленодольск шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге ярдәмендә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Матурлык көне» хәйрия акциясен оештырды. Бәйрәмгә 29 ялгыз ана һәм 38 бала килгән иде. Бу гаиләләр авыр тормыш хәлендә калган һәм «Мамино гнездышко» кризис үзәгендә торалар.
Хатын-кызларның матурлыгын ассызыклау өчен аларга төрле бьюти-процедуралар оештырылды. Элина Шәңгәрәеваның Казан студиясе осталары аларга бушлай чәчләренә прическа, макияж, маникюр ясадылар, кашларын матурладылар һәм башка күп нәрсәләр ясалды. Катнашучылар шулай ук психолог консультациясен һәм массаж процедураларын алдылар.
Әниләр ял иткән арада барлык балалар өчен күңел ачу программасы эшләде. Бәйрәмнең үзенчәлекле мизгелләренең берсе - Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты тарафыннан эшләнгән «Обними меня! Сказка о том, как Обнимашка хотел спасти мир» әкияте буенча яңа мультфильм премьерасы булды. Яшь кунаклар балалар ризыгы бренды «Обнимама» геройлары - Обнимама һәм Обнимашка филләрнең тарихын дәвам итүче яңа анимацион лентаның беренче тамашачылары булдылар. Моннан тыш, балалар сабын куыклары, фокусчы шоу-тамаша артистларының чыгышларын күрделәр һәм фил костюмнары кигән аниматорлар белән уеннарда актив катнаштылар.
“Бу чараның Әниләр көне алдыннан уздырылуы аеруча мөһим: алар әниләргә көндәлек тормышка җитми торган үзләренә карата кайгырту, ярдәм һәм игътибар булуны тоярга мөмкинлек бирә. Без күптәнге партнерыбыз Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатына һәм «Преображение» проектына әлеге матур бәйрәм өчен ихластан рәхмәтлебез. Бу бәйрәмнең биредә катнашучылар күңелләренә матур хәтирә булып озакка кереп каласына ышанам”, - дип билгеләп үтте “Мамино гнездышко” кризис үзәге җитәкчесе Мелания Апраксина.
Бәйрәм азагында барлык катнашучылар өчен профессиональ фотосессия оештырылды. Һәр әни истәлеккә фотомагнитта үз портретын алды.
“Әниләр көнендә һәр хатын-кыз үзен кирәкле итеп, үзенә карата ярату, кайгырту һәм ярдәм барлыгын тойсын иде. Бигрәк тә ялгыз әниләр моңа мохтаҗ, бу бәйрәмне без алар өчен ясадык. «Преображение» проекты белән берлектә оештырдык без моны, анда катнашучыларның һәркайсы берничә сәгатькә генә булса да гадәти мәшәкатьләреннән арынып, игътибар үзәгендә булып, үзләрендәге матурлыкны, ышанычны һәм эчке көчне күбрәк күрү мөмкинлеген алды. Без районга һәм Үзәк администрациясенә чараны үткәрү өчен мәйданчык биргәннәре һәм акцияне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бу бәйрәм, чыннан да, бүгенге көндә читтән ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр өчен бик әһәмиятле булды”, - дип сөйләде «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ генераль директоры Әүфәр Галиев.
Барлык кунаклар да Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан тагын сөт продукциясе җыелмалары да алдылар.