Татарстанда тагын 77 мең га мәйданда уңыш җыеп бетерәсе бар, шуның 59 мең гектары - көнбагыш

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урып-җыю төгәлләнеп килә - тагын 77 мең га мәйданда уңыш җыеп аласы бар, шулардан 59 мең га көнбагыш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, 475 мең тонна май орлыгы суктырылган, уртача уңдырышлылык - 20 ц/га. Көнбагыштан тыш, ашлык кукурузын җыеп бетерәсе бар - 18,4 мең га, ягъни планнан 33%. Бүгенгә 262 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык - 69 ц/га.

Төбәктә кырлардан шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде. 2,6 млн тонна шикәр чөгендере чыгарылган, уңдырышлылык - 486 ц/га. Шикәр заводларына 1 млн 134 мең тонна чимал китерелгән, 1 млн 123 мең тонна эшкәртелгән, 158 мең тонна шикәр җитештерелгән. Тагын заводларга 1 млн 480 мең тонна чөгендер китереп бетерергә кирәк.

Министр ашлык базарындагы бәяләр вәзгыяте турында кыскача сөйләде. Бөртекле культураларның югары уңышыннан һәм тулаем җыемыннан соң агымдагы елда да бөртеклеләр базары тотрыклы хәлдә, аерым культуралар буенча гына әзрәк кимү тенденциясе бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International