Мәскәүдә илле дүртенче “Бөтенроссия Маркасы (III меңьеллык)” конкурсы уза. “XXI гасыр сыйфат билгесе” - сыйфатлы товарларны, хезмәт күрсәтүләрне һәм алдынгы технологияләрне Россия базарына чыгаруга, импортны алмаштыру бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән озак вакытлы проект. Конкурста катнашучы предприятиеләрнең продукциясе Алтын, Көмеш, Бронза һәм Платина сыйфат билгеләренә дәгъва кылуга тәкъдим ителәчәк.
Программаны оештыручылар: Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия ирекле икътисадый җәмгыяте, Бөтенроссия сыйфат оешмасы һәм «ВДНХ» ААҖ ярдәмендә Социаль-икътисадый һәм интеллектуаль программалар фонды, «АМСКОРТ ИНТЕРНЭШНЛ» ҖЧҖ һәм «Национальная Слава» фонды.
Программаның максатлары һәм бурычлары: Россия товар җитештерүчеләренә югары сыйфатлы Россия товарларын, хезмәт күрсәтүләрен һәм технологияләрен Россия һәм чит ил базарларына чыгаруда ярдәм итү; инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм итү; Россия товарларының, хезмәт күрсәтүләренең һәм технологияләренең Сыйфат билгесен – «Бөтенроссия Маркасы (III меңьеллык). XXI гасыр сыйфат билгесе»н гамәлгә кую; Россиянең иң яхшы предприятиеләрен паспортлаштыру; Россия предприятиеләренең сыйфатлы продукциясенә җәмгыять игътибарын җәлеп итү юлы белән товарларның һәм хезмәт күсәтүләрнең сыйфатын күтәрү буенча гомумроссия кампаниясен оештыру.
Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: