Бүген Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, шулай ук авыл хуҗалыгы алдынгылары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.
Алдынгыларны сәламләп, Марат Җәббаров: "Җиребез бирә торган бөтен нәрсәне үстерү, әзерләү, эшкәртү һәм саклап калу өчен зур тырышлык куярга кирәк! Быел сез, югары профессионализм күрсәтеп, республика халкын кирәкле продуктлар белән тәэмин итүгә үзегездән өлеш кертү өчен күп көч куйдыгыз. Бердәм булып һәм оешкан төстә эшләү нәтиҗәсендә быел яхшы уңыш үстерә алдыгыз", - диде ул.
"Сезнең тырышлык белән Буа районында быел мул уңыш җыеп алынды. 57 мең га мәйданда һәр гектардан 42 центнердан артык ашлык җыелды. Барысы 241 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бу республика буенча беренче урын. Шулай ук 9 мең гектарга якын мәйданда 451 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган. Уңдырышлылык - гектардан 515 центнер", - дип ассызыклады министр.
Слет барышында Марат Җәббаров Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларын бүләкләде. «Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим», — диде министр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы «Буа шикәре» ҖЧҖ слесаре Андрей Сидоровка тапшырылды.
«Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исемен Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Равил Исхаков алды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Ямбулат» АХК рәисе Алмаз Фәсхетдинов бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын «Буа элеваторы» ҖЧҖ мастеры Айгөл Сираҗева, «Заря» ҖЧҖ терлекчесе Владимир Убамзаров, «Заря» ҖЧҖ баш юрисконсульты Наил Фәткуллин, «Авангард» ҖЧҖ хисапчысы Наил Шәрәфетдинов алдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖнең Буа филиалы җитештерү лабораториясе башлыгы Сиринә Җәббарова, «Авангард» ҖЧҖнең запас частьләр кладовщигы Рәфис Закиров, «Буа шикәре» ҖЧҖнең автотранспорт цехы машина йөртүчесе Азат Нигъмәтҗанов, «Буа шикәре» ҖЧҖнең чистарту, тышкы корылмалар һәм су хуҗалыгы участогы башлыгы Габделхәй Сибъгәтуллин, «Ямбулат» АХҖКның сөт-сәүдә фермасы мөдире Альберт Шәрәфетдинов, «Буа элеваторы» ҖЧҖ мастеры Эльмира Шәрифуллина бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты «Заря» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Радик Гыймадиевка бирелде.