Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның шикәр чөгендере комплексы хезмәткәрләре көне белән котлавы!

2025 елның 30 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы шикәр чөгендере комплексы хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмегез - шикәр чөгендере комплексы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт – илебезнең азык-төлек иминлеге нигезе ул. Шикәр чөгендерен үстерү һәм эшкәртү, шикәр җитештерү – югары һөнәри осталыкны, үз эшеңне яратып башкаруны таләп итә торган катлаулы һәм җаваплы процесс. Сезнең армый-талмый эшләвегез һәм алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүегез нәтиҗәсендә Россиянең шикәр чөгендере тармагы динамикалы үсә һәм куелган бурычларны уңышлы хәл итә.

Быелгы ел сезнең фидакарь хезмәтегезне һәм эшкә тугрылыклы булуыгызны тагын бер кат раслады. Быел сез, 53,7 мең гектарда шикәр чөгендере чәчеп, аны җыеп алуда югары дәрәҗәдә оештыручанлык һәм җаваплылык күрсәттегез. Буа зонасы - чәчүлек мәйданы 23,4 мең га һәм Зәй зонасы - чәчүлек мәйданы 30,3 мең га - хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт белдерәм.

Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә шикәр чөгендеренең тулаем җыемы 2,61 млн тоннага җитте, ә уртача уңдырышлылык - 486,5 ц/га, бу узган ел күрсәткеченнән артыграк. Шикәр заводларына 1 млн 146 мең тонна чимал китерелгән инде (тулаем җыемның 44%ы), 1 млн 102 мең тонна эшкәртелгән һәм 160 мең тонна шикәр җитештерелгән. Алда әле тагын зур эш тора - 1 млн 470 мең тонна чөгендерне шикәр заводларына җиткерәсе бар.

Шунысын да сөенеп әйтергә кирәк, шикәр чыгышы 14,5% тәшкил итә, бу да узган елгы күрсәткечтән артыграк. Без, шикәр комы җитештерү узган елгы дәрәҗәгә (275 мең тонна) җитәр, дип көтәбез. Сезнең республиканың һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешегез гаять зур.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа хезмәт уңышлары һәм сезонның уңышлы тәмамлануын телим!

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                                                  М.Ә.Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International