Казан дәүләт аграр университетында дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәтнең максатлары һәм бурычлары турында фикер алыштылар

2025 елның 28 ноябре, җомга

Бүген Казан дәүләт аграр университетында студентлар белән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәтнең максатлары һәм бурычлары турында очрашу узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хәертдинова, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге башлыгы Руслан Хафизов, фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Нина Вәлиева чыгыш ясадылар.

Семинар «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасы муниципаль хезмәтен үстерү» дәүләт программасы кысаларында узды. Программаның төп бурычлары - дәүләт граждан хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә яшь, перспективалы белгечләрне җәлеп итү һәм беркетү, җәмәгать контроле һәм граждан җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек системасын үстерү, дәүләт граждан хезмәтендә һәм муниципаль хезмәттә коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру.

“Дәүләт һәм муниципаль идарәнең нәтиҗәле төзелгән системасы дәүләтнең динамикалы үсешенең иң мөһим шарты булып тора. Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерүнең өстенлекле юнәлешләре кадрлар потенциалын үстерүдән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүдән һәм аннан файдалана алуны арттырудан, кадрлар сәясәтенең яңа принципларын кертүдән гыйбарәт”, - диде Лилия Хәертдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International