Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында В.В. Карпов исемендәге лицейда яңа заманча агротехнологик класс ачылды. Инвесторы - лицей укучыларының күпчелек ата-аналары эшли торган И.Г.Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ.
Классны ачу тантанасында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры Руслан Ганиев катнашты.
“Һәр агроклас педагогларның, АПК предприятиеләренең уртак эш нәтиҗәсе буларак, һәм, әлбәттә инде, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисенең зур ярдәме белән ачыла. Без инвесторларга проектка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле һәм агротехкласс педагогларына аерым рәхмәтебезне белдерәбез, аларга агробелем бирүне үстерүгә керткән өлешләре өчен кызыксындыру чаралары каралган. Без, бергәләп, балалар авыл хуҗалыгы эшенең перспективаларын күрсен һәм үз тормышларын шушы игелекле һөнәр белән бәйләсен өчен шартлар тудырабыз”, - диде Ленар Гарипов.
Яңа агрокласс «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проектының бер өлеше булып тора. Биредә «Агроинженерия» юнәлеше буенча 7 һәм 10 сыйныф укучылары белем алачак, ә агрофән нигезләрен факультатив рәвештә 2-5 сыйныф укучылары өйрәнәчәк.
Агрокласслар өчен 4 кабинет җиһазландырылган, туфракның үзенчәлекләрен өйрәнү, биологик төрлелекне анализлау һәм пилотсыз очкычлар ярдәмендә территориянең торышын мониторинглау өчен махсус җайланмалар сатып алынган.