Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итә

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Республикада 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.

Узган ялларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанда Батыршин, Ленинград, Дементьев һәм Авзалова урамнары мәйданчыкларында узган ярминкәләрдә булды, ул, булган бөтен азык-төлек продукциясен шәхсән үзе карап чыгып, аларга бәя бирде.

Сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашкач, министрның беренче урынбасары ярминкәләргә кызыксынуның арта баруына инанды.

Сәүдә киштәләрендә кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он һәм төрле кондитер әйберләре бар иде. Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре шәһәр халкына республиканың үзендә үстерелгән һәм җитештерелгән сыйфатлы продуктлар алып килгәннәр.

Унике ярминкә атнасы йомгаклары буенча 1 154,8 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән; шулардан 6 493,3 тонна яшелчә: шул исәптән 3 957,5 тонна бәрәңге; 238,3 тонна үлчәүле сөт; 715,5 тонна шикәр; 1 603,8 мең данә тавык йомыркасы; 865,7 тонна ит (шул исәптән 500,6 тонна сыер ите).

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда күркәм традициягә әверелде һәм һәм алар, җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында элемтә булдыру, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итү йөзеннән даими уздырыла, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2025 елның 28 декабренә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International