АПКда иң яхшы икәнеңне расла: агросәнәгать комплексының яшь белгечләре һөнәри осталык конкурсына чакырыла

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Быел конкурс 20 - 21 декабрьдә  узачак.

Конкурс көне Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базаларында узачак һәм ул ике өлешкә бүленә. Беренче теоретик этапта катнашучылар тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җавап бирәчәкләр.

 Икенче өлештә яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада һөнәри осталыкларын күрсәтәчәкләр: хайванга дөрес диагноз куярга, авыру турында сөйләргә һәм беренче ветеринария ярдәме күрсәтергә, сөяктән ит аеру техникасын профессиональ җыярга, машина техникасының эчке частьләрен  билгеләргә, саву аппаратын тиз сүтеп-җыярга тиеш булалар. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары катнашында тантаналы бүләкләү булачак.

Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре арасында конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

 

 

 «Иң яхшы  инженер-механик»;

 «Иң яхшы  агроном»;

 «Иң яхшы  бухгалтер-икътисадчы»;

 «Иң яхшы  ветеринария табибы»;

 «Иң яхшы  зоотехник»;

 «Иң яхшы  механизатор»;

 «Иң яхшы  машина белән сыер саву операторы»;

 «Иң яхшы  терлекче-бозау  караучы»;

 «Терлек үрчетү буенча иң яхшы  технолог (мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча  оператор)».

Конкурста катнашуга  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажы түбәндәгечә булган Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре кертелә:

-инженер-механик, зоотехник, механизатор, машина белән саву операторы, терлекче-бозау караучы, терлек  үрчетү буенча  технолог  өчен  эш стажы   1 елдан да ким булмаска тиеш;

- ветеринария табибы һәм агроном һөнәре өчен -  3 елдан да ким булмаска тиеш;

- бухгалтер-икътисадчы һөнәре өчен -  5 елдан да ким булмаска тиеш;

     Конкурста катнашу өчен заявка рәвешендә кирәкле документларны    2022 елның 1 декабреннән 15 декабренә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк:  amo-rt@mail.ru.

Конкурста җиңүчеләр катнашучы дипломнары һәм һәр номинациядә 1, 2, 3  урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. АПКның яшь хезмәткәрләре арасында 1 урын алган һәр номинация призерлары һөнәри стажировкага бару мөмкинлеген алачаклар. Призлы урыннар алмаган катнашучыларга катнашу турында диплом һәм бүләкләр тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International