2022 елда Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең территориаль оешмалары арасында мәгълүмат эше буенча ел саен үткәрелә торган смотр-конкурска йомгаклар ясалды. Нәтиҗәләр ноябрь азагында Мәскәү шәһәрендә Һөнәр берлегенең фәнни-методик үзәгендә узган Үзәк Комитет утырышында игълан ителде. Бүләкләү тантанасы Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Наталья Агапова, Президиум әгъзалары һәм территориаль оешмалар вәкилләре катнашында узды.
Быел конкурста 23 территориаль оешма катнашты, түбәндәге өч номинация буенча барлыгы 53 заявка кергән: «Иң яхшы күргәзмә агитациясе», «Социаль челтәрләрдә эшләү», «Һөнәр берлеге хәбәрчесе». Катнашучыларны ике төркемгә бүлделәр. Беренче төркемгә - 5 меңгә кадәр әгъза исәпләнүче территориаль һөнәр берлеге оешмалары, икенче төркемгә 5 меңнән артык әгъза исәпләнүче территориаль һөнәр берлеге оешмалары кертелде.
Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы һәм Аппаратның мәгълүмат эше белгече Айгөл Вәлиева 2022 елда Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең территориаль оешмалары арасында мәгълүмат эше буенча смотр-конкурс йомгаклары буенча «Һөнәр берлеге хәбәрчесе» номинациясендә 1 урынны алдылар. Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу номинациядә конкуренция бик зур булган. Ә катнашучыларның эшләре алынган теманың публицистик яктан үтемле булуы, аның дөреслеге, тулысынча ачылышы, социаль әһәмияте һәм мәгънәви чагылышы буенча бәяләнде.
Татарстанның республика һөнәр оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллинага бүләк тапшырганда, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Наталья Агапова нәтиҗәле мәгълүмат эше өчен рәхмәт белдерде. Ул, республика оешмасы материаллары эчтәлеге белән аерылып тора һәм конкурсның төп максатына ирешүгә – Һөнәр берлегенең мәгълүмати киңлектә абруен күтәрүгә, бердәм мәгълүмат киңлеген үстерүгә һәм Һөнәр берлеге хәрәкәтен пропагандалауга ярдәм итә, дип ассызыклады.