Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре «АПКны цифрлы трансформацияләү» курсын үзләштерделәр

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

2022 елның мартыннан республиканың аграр предприятиеләренә актив рәвештә автоматлаштыру  кертелә.

Аның төп этапларының берсе – «АПКны цифрлы трансформацияләү» буенча уникаль квалификация күтәрү курсы. Быел укулар 5 агымда узды, аларда ТОП-менеджерлар хуҗалыкны  цифрлы үстерү һәм киләчәктә  аларны автоматлаштыру максаты белән индивидуаль планнар әзерләделәр.  Цифрлаштыру процессының бөтен нечкәлекләрен өйрәнү һәм аңлау өчен соңгы уку агымында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының профильле бүлекләре башлыклары катнашты.

Курс аларга автоматлаштыру процессын яхшырак контрольдә тотарга һәм республиканың аграр предприятиеләренә киләчәктә цифрлы трансформациядә булышырга ярдәм итәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International