3 декабрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелекнең 10 айлык эшенә йомгаклар турында хисап тотты.
Терлекчелек продукциясен сатып алу бәяләре югары булу һәм нәтиҗәлелекне күтәрү буенча оешкан эш нәтиҗәсендә җитештерү күләмнәренең үсеш темплары сакланып калган. Нәтиҗәдә, терлекчелек продукциясен сатудан акчалата табыш та артты.
Терлекләрнең баш саны һәр районда тотрыклылыкның һәм нәтиҗәлелекнең төп күрсәткече булып тора.
Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 ноябрьгә 635 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 2021 елга карата 4% кимегән.
Кош-корт буенча үсеш 6% тәшкил итә. Дуңгызлар саны узган ел дәрәҗәсендә.
10 айда 217 мең бозау туган, бу узган елга карата 99% тәшкил итә.
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы статьяда.