Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өй туен бәйрәм итәләр

2022 елның 2 декабре, җомга

Татарстанда 2020 елдан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль дәүләт программасы эшли. Моннан берничә ел элек «Гигант» хуҗалыгы үз акчаларына хосусый йортлар төзи башлаган  иде.  Тукай районына башка районнардан, авыллардан  кешеләр гаиләләре белән күчә башладылар. Шул чорда районда  Новый һәм Мөрес бистәләрендә әлеге программа кысаларында барлыгы 10 йорт төзелде. Шушы көннәрдә тагын  яңа  йортларга  керүчеләр булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин «Гигант» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар  хезмәткәрләренә яңа  йортлардан  ачкычлар тапшырды. Ул аларга бәхетле, имин тормыш теләде.

 Мөрес авылында Сәгыйдуллиннар гаиләсе дә яңа өйгә керделәр. Аларны Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин котлады. Алар да балалы яшь гаиләгә җылы теләкләрен җиткерделәр.

- Программа кысаларында һәм шулай ук үз тырышлыгыбыз белән киләсе елда тагын бер шундый йорт төзергә уйлыйбыз, - дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты Марат Сафин.

“Безнең гаилә республика, район җитәкчелегенә, Марат Тәлгать улына безне   кайгыртканнары һәм шундый матур, җылы һәм иркен йорт төзеп биргәннәре  өчен бик рәхмәтле”, – диде Айсылу Сәгыйдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International