Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллективка Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Җитәкче итеп Альберт Борһанов билгеләнде. Тиешле күрсәтмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды.
“2022 елның 5 декабреннән Борһанов Альберт Шамил улын Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарының һәм башка техника төрләренең техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләп куярга”, — диелә документта.