10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама районының 3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
«Радужном» торак комплексы территориясендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Ул китерелгән продукцинең ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты, продукция алып килгән Апас районы фермерлары белән аралашты.
Узган 13 һәм ярминкә нәтиҗәләре буенча 1299,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Шәһәрлеләр 16021,4 тоннадан артык яшелчә, 9947,2 тонна бәрәңге, 206,9 тонна үлчәүле сөт, 1423,1 тонна ит, шул исәптән 851 тонна сыер ите сатып алганнар.
Ярминкәләрдә 32 муниципаль район катнашкан, 13032 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьгә кадәр булачак.