Министрлыкта үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итүчеләр очрашты

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үсемлекләрне химик  яклау чаралары белән тәэмин итүчеләрнең очрашуы узды. Көн тәртибендә республикада  үсемлекләрне химик  яклау чаралары куллану һәм алар  белән тәэмин ителеш мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан  Республикасы   филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итүче компанияләрнең вәкилләре катнашты.

 “Татарстан Республикасында агымдагы елда барлык төр зарарлы объектларга  каршы 4 млн.гектардан артык мәйдан эшкәртелде. Пестицидларга еллык  ихтыяҗ 3-3,5 мең тонна тәшкил итә. 2022 елда 3267,7 тонна пестицид кулланылган”, - дип хәбәр итте Виталий Новичков.

 Бу күләмнең иң зур өлеше гербицидларга  туры  килә. Агымдагы елның февралендә   глифосат матдәсенең бәясе  кискен күтәрелеп китте, хәзер бәя тотрыкланды һәм аңа кытлык күзәтелми. Алга таба үсемлекләрне химик  яклау чаралары белән тәэмин итүчеләр бүгенге вәзгыять белән таныштырдылар һәм киләсе сезонда тәэмин итүдә кыенлыклар булмас, дип ышандырдылар. Чөнки төп тәэмин итүчеләр Россия  Федерациясе   территориясендә урнашкан, үсемлекләрне химик  яклау чараларының күп өлеше кайтарылган да  инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International