ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2022 ел
җомга

“Татарстанның  агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә 2022 елның 13 декабреннән 15 декабренә кадәр «Икътисадта цифрлы трансформация» квалификация күтәрү программасы буенча укулар узды.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш  сәфәре белән Алексеевск муниципаль районында булды. 


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» проекты тәмамланды. Проектның  бу  агымында 40 тыңлаучы катнашты, катнашучылар теоретик белемнәрен ныгыттылар һәм алдынгы агропредприятиеләрдә практика уздылар, «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» белгечлекләре буенча үзләренең бизнес-планнарын эшләделәр. Бизнеска яңа килүчеләр нульдән табышлы агробизнес  башларга өйрәнделәр, ә аларның тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре үз хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген арттырдылар.  Белем бирү программасы Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 636 354 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы сугым өчен тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт сату   буенча   Россиядә 6 нчы  урында тора.

Республикада  гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  дәвам итә. Алар 10 сентябрьдән башлап Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама районының  3 мәйданчыгында һәм төрле даимилектә 26 муниципаль районда уздырыла.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

7 декабрьдән «ТИПКА» өстәмә  һөнәри белем бирү  федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен «АПКның җитештерү (операцион) нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча укулары башланды. Бүген курсларны ябу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов катнашты.

9 декабрьдә Татарстан Республикасының Балтач районында 2022 елга

йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда Балтач муниципаль районы башлыгы

Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, шулай

ук үсемлекчелек һәм терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә агросәнәгать секторының төп бурычлары һәм проблемалары

хакында фикер алыштылар.

Инвалидлар декадасында комбинат үз хезмәткәрләренә, шулай ук Яшел Үзән   районының мөмкинлекләре чикле балаларына ярдәм күрсәтте.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез мөлкәт сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил итә, ә уртача ипотека кредиты - 2,6 млн сум. Татарстан Росреестрына «Авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International