Татарстанда 3 меңнән артык гаилә авыл ипотекасы алган

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез мөлкәт сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил итә, ә уртача ипотека кредиты - 2,6 млн сум. Татарстан Росреестрына «Авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарыла.

 “Ипотеканы теркәүнең гомуми вакыты - 5 эш көне. Безнең ведомствога «Авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектлар тизрәк теркәлә, шул исәптән төбәктә «Ипотека 24 сәгать эчендә» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә дә.  Әгәр хокукый экспертиза үткәргәндә күчемсез мөлкәтне теркәүне  тоткарлый  торган  сәбәпләр ачыкланса, безнең ведомство белгечләре андый кимчелекләрне бетерү өчен мөрәҗәгать итүчеләр белән оператив рәвештә элемтәгә керәләр”, - дип хәбәр итте Татарстан Россреестры җитәкчесе Азат Җәббаров.

 Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы белгечләре тарафыннан хупланган заявкаларны анализлаудан  күренгәнчә, авыл ипотекасы кысаларында йортларны республиканың барлык районнарында диярлек  сатып алалар, әмма Лаеш, Зеленодольск, Питрәч, Биектау, Тукай һәм Арча районнары аеруча популяр.

“Авыл ипотекасы – Россельхозбанкның төбәктә иң күп сорала торган  ипотека программаларының берсе.  2022 елда әлеге программа буенча без халыкка 1,3 млрд.сум күләмендә ярдәм күрсәтә алдык. Бирү күләме буенча Татарстан, гадәттәгечә, лидер-төбәкләр өчлегенә керә”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

 Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартлары:  кредит алучының  яше  21 яшькә җитү, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә аның даими яки вакытлыча теркәлгән булуы. Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез мөлкәт объекты сатып алганда кредитның иң чик  күләме - 3 млн сум, гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр арттырылырга мөмкин. Кредитны 25 елга кадәр алырга була, башлангыч  кертем  – 10%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International