Балтач районында 2022 елга йомгаклар ясадылар

2022 елның 9 декабре, җомга

9 декабрьдә Татарстан Республикасының Балтач районында 2022 елга

йомгаклар буенча киңәшмә узды. Анда Балтач муниципаль районы башлыгы

Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, шулай

ук үсемлекчелек һәм терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә агросәнәгать секторының төп бурычлары һәм проблемалары

хакында фикер алыштылар.

Нотык белән “Татарский” агрохимия үзәге директоры Әнәс Локманов

чыгыш ясады. Ул агрохимик һәм экологик-токсикологик тикшерүләрнең XII

циклы нәтиҗәләре буенча Балтач районы җирләренең уңдырышлылыгы

торышына анализ тәкъдим итте. Чәчүлек җирләрен тикшерүнең соңгы ике

циклын чагыштыруга аерым игътибар бирелде. Район буенча туфрак

әчелегенең уртача күрсәткече 5,8дән 5,7 гектарга кадәр кимүе һәм әче

туфрак өлеше 13,8 мең гектардан 16,9 мең гектарга кадәр артуы ачыкланды.

Хәрәкәтчән фосфор һәм алмашучан калий аз булган җирләрнең артуы

билгеләнде, бу алга таба югары уңыш күрсәткечләренә ирешүне чикли

торган төп факторга әверелергә мөмкин. Эш өчен агрохимүзәк белән

хуҗалыклар арасында белешмәләрне интеграцияләү һәм минераль

ашламаларны исәпләү, әче туфракны известьлау планын булдыру,

культураларны рациональ урнаштыру кебек һәм башка шундый еш барлыкка

килә торган практик мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен яңа «Агроэколог»

геомәгълүмат системасы тәкъдим ителде.

Чара ахырында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә

картограммалар бирелде, алар нигезендә хуҗалыклар агрономнары 

туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан

тотрыклы югары уңыш алу өчен фәнни нигезләнгән чаралар комплексын

эшли алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International