«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүләкләр өләште

2022 елның 9 декабре, җомга

Инвалидлар декадасында комбинат үз хезмәткәрләренә, шулай ук Яшел Үзән   районының мөмкинлекләре чикле балаларына ярдәм күрсәтте.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Халыкара инвалидлар көне белән котлады һәм Яшел Үзән районының мөмкинлекләре чикле балалары өчен 144 азык-төлек җыелмасын «Игелекле эш» хәйрия җәмгыятенә тапшырды. Бу предприятиенең иҗтимагый оешма белән беренче генә элемтәгә  керүе  түгел, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты аңа 2015 елдан бирле ярдәм итә.

Комбинат шулай ук инвалид балалары булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче  үз хезмәткәрләренә сөт җыелмалары бүләк итте һәм матди ярдәм күрсәтте. Яшел Үзән, Буа һәм Чистай районнарыннан  барлыгы 27 кеше бүләк алды.

 Исегезгә төшерәбез, « Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Предприятие  тулысынча Анжела Вавилова исемендәге хосписны,   Казанда һәм Яшел Үзәндә авыр  тормыш хәлендә калган  балалы хатын-кызлар яши торган «Колыбель» приютын бушлай сөт продукциясе белән даими рәвештә  тәэмин итеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International