ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әтнә муниципаль районында эш сәфәре белән булды. Сәфәрнең төп максаты - яңа билгеләнеп куелган район башлыкларын терлекчелектәге алдынгы тәҗрибә белән таныштыру. Әгерҗе, Баулы, Балык Бистәсе, Чирмешән районнары вәкилләре башта «Уңыш» агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә алар, 1200 башка исәпләнгән сөт комплексын һәм сөт блогы  белән ике бозау абзарын  карап, аларның  торышы белән танышып чыктылар. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Хәкимов эштә кулланыла торган технологияләр һәм гамәлгә кертелгән цифрлы программалар турында сөйләде.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының хисап чорындагы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Үзәк берлеге идарәсе рәисе урынбасары Виталий Бродский, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты.
 

3 февральдә Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә ел саен үткәрелә торган «Ел агроинвесторы - 2022» III илкүләм  премиясе конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.  Тантанада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Россиянең АПК һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары хуҗалары һәм җитәкчеләре катнашты. 


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Төркиянең Discover Events идарәсе рәисе, Халыкара  күргәзмәләр оештыручылар ассоциациясе президенты   Юныс  Эте белән очрашты. Игенчеләр сараенда узган очрашуда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, «Рацин» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнашты. Очрашу  барышында  үзара  хезмәттәшлекне киңәйтү турында  сүз барды.

6 һәм 7 мартта «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе кысаларында республикада беренче мәртәбә «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» конкурсы узачак. Конкурста танылган брендлар: Молочная речка, Село зелёное, Вамин, Обнимама, Очень важная корова, Васькино счастье, Бәрәкәтле, Әлмәт сөт  комбинаты   һәм башкалар катнаша.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Министрлыкта Ливия Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Эмхемед А.Э. Альмаграви җитәкчелегендәге Ливия Дәүләте делегациясе белән очрашу  узды.  Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе, Хәләл продукция  экспортлау буенча проект җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев катнашты.

 

4 февральдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларның  эшчәнлеге  турында сөйләде.


3
февраль, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Кукмара районында чираттагы «Цифр дәресе»н үткәрде. Ул Мултан (Починок-Кучук) урта мәктәбенең 7 - 11 нче сыйныф укучыларына һава торышын фаразлый торган  технологияләр турында сөйләде.  

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә республика умартачылары белән киңәшмә узды.  Көн тәртибендә Татарстан Республикасында токымлы умартачылыкны үстерү мәсьәләсе.
 


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясе 417 млн доллар күләмендә  экспортланды, бу 2021 ел дәрәҗәсенә карата 6,9%ка күбрәк. АПК продукциясе 54 илгә җибәрелгән.   «Хәләл» продукция җитештерү юнәлеше уңышлы үсә, аның экспорт күләме 2020 елдан башлап 2,6 тапкыр артты (2,5 млн. доллардан 6,5 млн.  долларга кадәр).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International