Марат Җәббаров: “Ветеринария хезмәтеннән һәм тотрыклы эпизоотик иминлектән башка терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин түгел”

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм  Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясе булды. 
Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Коллегия эшендә Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге  хезмәте җитәкчесе киңәшчесе Никита Лебедев, дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча «2022 елда республика дәүләт ветеринария хезмәтенең эш йомгаклары һәм 2023 елга өстенлекле бурычлар турында» доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады.
Аның чыгышыннан  күренгәнчә,  2022 ел ветеринария хезмәте һәм бөтен Россия аграрийлары өчен җиңел булмаган. Ел дәвамында барлыгы 27 меңнән артык атка, 870 меңнән артык мөгезле эре терлеккә, 203 меңгә якын мөгезле вак терлеккә прививкалар ясалган, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән берлектә кыргый хайваннар өчен ораль вакцина белән 1 миллион 243 мең урынга алдавыч-җимлекләр  куелган. 
Африка дуңгыз чумасы мәсьәләсенә дә кагылдылар. Татарстан Республикасы да   авыру теркәлгән төбәкләр исемлегенә кертелгән. Ел дәвамында 11 чыганак ачыкланган, шул исәптән кыргый дуңгызлар арасында 5 чыганак. 
 Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсе  һәм Биологик ресурслар  комитеты  белән берлектә  әлеге  чыганакларны  бетерү һшм инфекциянең алга  таба  таралуын  будырмау  буенча эпизоотиягә каршы  чаралар  комплексы  үткәрелгән.  
2022 ел нәтиҗәләре буенча мөгезле эре терлекләрдә  лейкоз авыруы 3,3% тәшкил итә. 2021 ел белән чагыштырганда, инфекция 1,9 процентка кимегән. Лейкоз белән йогышлыну   Лениногорск һәм Яңа Чишмә районнарында югары  дәрәҗәдә кала. Чирмешән, Лаеш, Кама Тамагы, Спас районнарында да проблемалар бар. Тукай, Балтач, Алабуга, Саба, Кукмара, Әтнә, Сарман, Теләче, Арча районнарында күрсәткечләрне нуль дәрәҗәдә  диярлек саклап кала алганнар.
Татарстан Республикасы әзер азык-төлек продукциясен Россия базарына чыгару буенча Россия  Федерациясе   субъектлары арасында алдынгы урыннарда тора. Бу продуктларның күбесе ветеринария һәм санитария экспертизсы аша уза. 
Шуңа күрә дә Ветеринария идарәсе тарафыннан 2023 елны Ветеринария-санитария экспертизасы елы дип игълан итү турында  карар кабул  итте. 
Киңәшмә барышында шулай ук Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы  идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев чыгыш  ясады. Ул 2022 елда Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы  идарәсенең эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга өстенлекле бурычлары турында сөйләде. Идарә  һәм Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләренең оператив һәм көйләнгән  гамәлләре нәтиҗәсендә авыру чыганаклары  вакытында юк  ителгән, имин булмаган   барлык   пунктларда бик  кыска вакыт эчендә карантин  бетерелгән.  
Эшне дәвам итеп, коллегиядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәламләде. Ул,  ветеринария хезмәтеннән һәм тотрыклы эпизоотик иминлектән башка терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин түгел, дип ассызыклап  әйтте.
Коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International