Казанда икенче “Фермер утравы” ачылды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында икенче ”Фермер утравы” Казан шәһәренең  Рихард Зорге урамында, 66 йорт адресы буенча ачылды. Казанда яшәүчеләр җирле сыйфатлы чималдан әзерләнгән тәмле ризыклар: яңа пешкән камыр ризыклары, ипи, пироглар, чәк-чәк, казылыклар һәм Хәләл ярымфабрикатлар, кымыз һәм җирле фермерлар җитештергән башка продуктлар сатып ала алачак.
“Проект инде үзенең кирәклеген күрсәтте инде. Бу фермерлар җитештергән продукцияне сату өчен уңайлы корал һәм сату базарларын киңәйтү өчен гарантияле канал. Казан эшкуарлары әлеге проект бизнес-моделенең нәтиҗәлелеген бәяләделәр һәм икенче «Фермер утравы»н ачу инициативасы белән чыктылар, – дип билгеләп үтте Кече һәм урта  эшкуарлык (МСП) корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе проектын үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы актив ярдәм күрсәтә. 
“Бу инде Казанда икенче “Фермер утравы”. Беренчесен безнең шәһәр кешеләре уңай кабул итте. Фермерларга сәүдәнең яңа форматларын табулары һәм сатып  алучыларга беренче кулдан  югары сыйфатлы продукция тәкъдим итүләре өчен рәхмәт”, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасында «Фермер утравы» проектының операторы - Л.Ш. Минһаҗев КФХсы. Оператор тарафыннан җитештерелә торган  мантый, пилмән, пироглардан  башка, «Фермер утравы»нда  20дән артык җирле фермер һәм вак  эшкәртүчеләрнең продукциясе дә тәкъдим ителә. 
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тәэмин итүчеләрне сайлауда операторларга ярдәм итә. «Фермер утравы»нда «Актаныш казлары» җирле фермер кооперативы продукциясе дә булачак. Потенциаль тәэмин итүчеләр проектта катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасы аша заявка  бирә алалар. 
 Хәзерге вакытта Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ярдәме белән Россия Федерациясенең 19 субъектында: Новосибирск, Омск, Иваново, Түбән Новгород, Ярославль, Владимир, Ростов, Смоленск, Курган, Волгоград һәм Киров өлкәләрендә, Башкортостан, Калмыкия, Татарстан һәм Кырым республикаларында, шулай ук Удмуртия, Чувашия республикаларында,  Ханты-Манси автономияле округында һәм Краснодар краенда 31 «Фермер утравы» оештырылган. "Фермер утраулары" беренче вице-премьер Андрей Белоусов карамагында булган Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча илкүләм проект нигезендә үсә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International